erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда мәктәпләр иминлегенә 2 млрд сум юнәлдерелә

Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр – бу максатларга төбәк бюджетыннан агымдагы елда 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Быел бу ихтыяҗларга төбәк бюджетыннан 2 млрд сумга якын акча җибәрелде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

“Белгечләрнең эш сәгате бәясе 230 сумга кадәр арттырылды. Бу сак хезмәтләренең сыйфат составын яхшыртыр дип өметләнәбез”, – дип министр сүзләрен китерә агентлык.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, мәктәп укучыларының куркынычсызлыгы бинада булганда гына түгел, мәгариф учреждениесенә барганда да мөһим. Быел мәктәп автобуслары автопаркы 59 машинага тулыланачак – алар иске транспорт чараларын алыштыруга да, яңа маршрутлар ачуга да тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев