Татарстанда медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары арттырылды
Татарстанда медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын 3 мең сумга арттырганнар
Татарстанда медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары арттырылды. Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә, айлык уртача өстәмә түләү 3 мең сум тәшкил иткән.
Хәзер санитарлар 23,2 мең урынына 25,6 мең сум алачак. Шәфкать туташларының, фельдшерларның һәм фармацевтларның хезмәт хакы 25,2 мең сумнан 27,7 мең сумга кадәр арткан. Акушерлар, теш табиблары һәм медицина технологлары 25,9 мең урынына 28,5 мең сум алачак.
Участок терапевтлары һәм педиатрларның кереме 30 меңнән 33 мең сумга кадәр арткан. Анестезиологлар, патологоанатомнар һәм суд-медицина экспертлары оклады 31,4 меңнән 34,6 мең сумга җиткән.
Структур бүлекчәләр башлыклары хәзер 33,1 мең урынына 36,7 мең ала, ә стационарларның хирургия бүлекләре мөдирләре – 38,2 мең сум.
Хезмәт хаклары арту шулай ук дәвалау физкультурасы буенча инструкторларга, социаль хезмәткәрләргә һәм медицина психологларына да кагылды.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев