erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда район һәм шәһәр башлыклары өчен яңа төр түләүләр кертелә

Республикада муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының хокукый статусы яңача билгеләнәчәк. Әлеге үзгәрешләр федераль таләпләргә яраклашу максатында тәкъдим ителә.

Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышында республика Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин муниципаль идарә өлкәсенә кагылышлы мөһим закон проекты белән чыгыш ясады. Документ муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының статусын яңадан билгеләүне күздә тота, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Закон проекты нигезендә, әлеге җитәкчеләр бер үк вакытта республика дәүләт вазифасын да, муниципаль вазифаны да башкаручы затлар буларак каралачак. Бу үзгәрешләр, министр аңлатканча, ил күләмендә кабул ителгән норматив актлар белән туры килүне тәэмин итү максатыннан кертелә.

Әлеге инициативаның нигезендә 2025 елның 20 мартында кабул ителгән федераль закон ята. Ул бердәм ачык хакимият системасын формалаштыру принципларына таяна. Шушы принципка ярашлы рәвештә, муниципаль берәмлек башлыгы дәүләт хакимияте системасының да өлеше булырга тиеш.

Рөстәм Заһидуллин аңлатуынча, муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең статусы киңәйтелә, шул рәвешле идарә системасының бердәмлеге тәэмин ителә. Шул ук вакытта закон проекты барлык дәрәҗәләргә дә кагылмый. Аерым алганда, җирлек башлыклары өчен мондый ике төрле статус каралмаган.

Документта шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары өчен өстәмә гарантияләр булдыру мәсьәләсе дә чагылыш таба. Аның нигезендә, җитәкчеләр өчен ел саен ялга чыкканда ике вазыйфаи оклад күләмендә түләү карала, шулай ук санатор-курорт дәвалануы һәм ял итү урынына бару чыгымнары компенсацияләнә. Моннан тыш, пенсиягә чыкканда ун оклад күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләнә. Шулай ук торак сатып алу өчен субсидия каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев