erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Трамп Украина буенча сөйләшүләр барышын уңай бәяләде

Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп Украинада кораллы каршылыкны туктату буенча сөйләшүләр барышын уңай бәяләде.

Бу хакта The Hill басмасы хәбәр итә.

«Конфликт якларына йә эшкә керешергә, йә «авыз ябарга» кирәк булган мизгел килеп җитә. Карарбыз, нәрсә булыр, тик мин барысы да яхшы бара дип уйлыйм», - дип белдерде Америка лидеры журналистларга.

Трамп шулай ук «шактый тиздән» Украина конфликтын җайга салу процессы турында яңалыклар барлыкка килергә мөмкин, дип кинаяләп әйтте.

Элегрәк, 11 апрельдә, Санкт-Петербургта АКШ Президентының Якын Көнчыгыш буенча махсус вәкиле Стивен Уиткофф һәм Россия Президенты Владимир Путин сөйләшүләре узды.

Моңа кадәр Дональд Трамп Россия җитәкчелеген Украинадагы кораллы каршылыкны туктату өчен эш итәргә чакырды. Соңрак ул Джо Байден тарафыннан Россиягә каршы кертелгән санкцияләрне бер елга озайтты.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев