Арчада Ватанны саклаучыларга багышланган мәктәп театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүләкләү тантанасы Арча Мәдәният йортында узды.
... Ирен махсус хәрби операциягә озаткан хатын көн дә таң атканда чишмә янына төшеп, Аллахтан елый-елый аның исән-сау туган якларына кайтуын сорый. Бу авыр вакытларында аңа үзе дә менә инде бер ай улыннан хәбәр булмаганга җанына урын таба алмаучы кайнанасы терәк була. Авылда йөрүче төрле габәт сүзләргә игътибар итмичә аларның берсе сабыр гына ирен, икенчесе – улын, ә кечкенә Сылу – әтисен көтә... Әйе, батыр ирләрен, улларын, якыннарын ут эченә озаткан гаиләләргә төшкән авырлыкны сүз белән аңлатып бетерергә мөмкин түгел.
Наласа урта мәктәбенең “Наз” театр коллективы “Аларсыз бик кыен бит” драмасыннан өзек башкарганда залда утыручыларның күбесенең күзе яшь пәрдәсе белән каплангандыр. 2024 елда Бөтенроссия “Илһам” бәйгесендә 1 урын алган әсәр белән коллектив Ватанны саклаучыларга багышланган театр коллективлары арасындагы бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын ачып җибәрде. Аның авторы – Наласа мәктәбен тәмамлаган Зилә Габдрахманова.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел вакыт үтте. Ул елларның тере шаһитләре сафы да инде елдан ел сирәгәя бара... Тарих битләре ерагая барган саен, аның кыйммәте дә арта. Аларның кайсы белән генә сөйләшсәң дә – сугыш ветераны булсынмы ул, тыл ветеранымы әллә сугыш чоры баласымы – барысының да теләге бер иде – сугыш афәте башка беркайчан да кабатланмасын, күгебез тыныч булсын. Һәм менә илебез яңа сынау алдында калды – махсус хәрби операция башланды. Илебезнең батыр уллары янәдән Ватан сагына басты...
Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылган бәйгедә катнашкан Арча районы мәктәпләренең 36 театр коллективы да дулкынландыргыч чыгышлар белән ватанпәрвәрлек хисенең никадәр мөһим булуын һәм җиңүнең нинди авырлыклар, югалтулар бәрабәренә яулануын күрсәтте.
Бәйгедә җиңү яулаган коллективларны район мәдәният йорты сәхнәсендә район башлыгы Илшат Нуриев котлады.
“Безнең илебездә мондый хәрби операция булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Бүген без гуманитар ярдәм җибәрдек. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Балаларыбызны да шундый рухта тәрбияләгән өчен барлык укытучыларга зур рәхмәтләремне җиткерәм. 2025 елны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Моннан тыш, әле безнең быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы да. Бүгенге көндә районда 2 сугыш ветераны, 128 тыл ветераны яши. Инде без хәрби операцияне җиңеп чыгып, балаларга киләчәктә мондый афәтләр күрергә язмасын иде. Ә хәрби операциядә катншучы егетләребезгә тизрәк исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын”, – диде ул үз чыгышында.
Бүләкләү тантанасы җиңүче коллективлар бшкаруында спектакльләрдән өзекләр белән аралашып барды. Арчаның алтынчы урта мәктәбе укучылары тылда ирләренә ярдәм иткән хатын-кызларны уйнаса, Арчаның беренче мәктәбе укучылары фронтта үз-үзләрен аямыйча көрәшкән очучы хатын-кызларның батырлыгын тасвирлады. 2024 елда “Сәйәр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә Гран-при иясе булган Яңа Кенәр урта мәктәбенең “Сәләт” театр коллективы Мөхәммәт Мәһдиевның “Без 41нче ел балалары” спектакленнән өзек тәкъдим итте.
“Ватанны саклаучыларга багышлана...” дип исемләнгән Арча районы мәгариф учрежденияләре каршында эшләп килүче театраль коллективлар бәйгесе җиңүчеләре:
“Катнаш яшьтәге төркем” номинациясендә:
1 дәрәҗәле диплом – Наласа урта мәктәбенең «Наз» театр коллективы, җитәкчеләре: Гөлниса Габдрахманова, Гөлназ Шаһисламова;
2 дәрәҗәле диплом – Курса-Почмак урта мәктәбенең «Яшь ижатчылар» театр коллективы, җитәкчеләре: Фәния Рәхимова, Гөлия Гыйбадуллина;
3 дәрәҗәле диплом – Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм яңа Кенәр балалар иҗат йортының «Ак нур» театр коллективы, җитәкчесе: Чулпан Ситдикова.
“Кече яшьтәге төркем» номинациясендә:
2 дәрәҗәле диплом – Габдулла Тукай исемендэге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Күңелле сәхнә” театр коллективы. Җитәкчесе: Дилбәр Зыятова;
3 дәрәҗәле диплом – Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Дуслык” театр коллективы, җитәкчеләре: Гөлүсә Садыйкова, Рәмзия Фәхриева.
«Өлкән яшьтәге төркем» номинациясендә:
1 дәрәҗәле диплом – Валентин Ежков исемендәге Арчаның 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ступени» театр коллективы, җитәкчеләре: Гөлназ Абдуллина, Римма Рәхимова, Алсу Садриева;
1 дәрәҗәле диплом – Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Әйләнә сәхнә» театр коллективы, җитәкчесе: Алсу Хөснетдинова;
2 дәрәҗәле диплом – Арчаның 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Сәхнә» театр коллективы, җитәкчеләре Эльмира Зәбирова, Рәмзилә Хәбирова.
3 дәрәҗәле диплом – Утар Аты төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Илһам” театр коллективы, җитәкчеләре: Тәнзилә Сөләйманова, Зөхрә Касыймова.
«Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы»:
Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Инзилә Садыйкова.
«Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы»:
Арчаның 6 нчы мәктәбе укучысы Данияр Шәймуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев