Күз яшьләре юктан гына чыкмый шул...
Ташкичүдән Гөлсания Сафиуллина дүрт балалы гаиләдә үсә
Әтисе сугышка киткән һәм яраланып кайткан да, бер-ике айдан үлгән.
– Хәзер үзем генә калдым инде. Кызым, киявем бар, Аллага шөкер, – ди. – Ул елларда бөтен кеше бертөрле яшәде инде. Бөтен авырлык-ларны кичерергә туры килде. Өч сыйныф кына белем алып калдым.
1953 елдан утыз елдан артык Яңа Кенәрдәге яшелчә киптерү заводында эшләгән. Мактау тактасыннан төшмәгән. Көн саен Ташкичүдән җәяү йөргән. Өч сменалы эш. Көндезге смена гына булса бер хәл, төннәрен йөрергә кирәк бит. Өйдә кечкенә кызы бар. “Аны сеңлемә калдыра идем”, – ди.
Сания апа Гайфиева да нәкъ Гөлсания апа кебек авырлыкларны күп кичергән. Хәзер аңа 94 яшь. Ул елларны тыныч кына искә төшерә дә алмый, елый башлый. Кайвакыт йокламыйча, төннәр буе шул чакларны уйлап чыга. Әтисе сугыштан кайткач үлгән. Үзе урман да кискән, колхозда да эшләгән.
– Фермага бармадым, урманда җәфаландым, – дип искә төшерә ул. – Кукмара урманына барып җиттем. Ботак чапмадым мин, агачны төптән чаптым. Каян килгән көч булгандыр, белмим.
Күз яшьләре юктан гына чыкмый шул. Күпне күргән ана. Балалары үлемен дә кичергән. Биш малай, бер кыз үстергән Сания апа. Кызы Чүпрәледә. Үзе төпчек улында яшәгән, ул үлгәч, төп йортка күчкән. Анда ике улы гына. Авырый башлагач, Радик улы үз янына Яңа Кенәргә алган. Хәзер аның һәм килене Зөлфия тәрбиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев