erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Сугыш чоры баласы Тәкъмилә Мәгъсумова: «Сугыш башланганда миңа нибары тугыз яшь иде»

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветеранына юбилей медале тапшырылды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов аларның өйләрендә булды, хәлләрен сорашты, теләкләрен әйтте. 

Печмәнтауда яшәүче Тәкъмилә апа Мәгъсумова кунакларны торып басып каршы алды. Зурлап килгән өчен рәхмәтен белдерде. 
– Сугыш башланганда миңа нибары тугыз яшь иде. Әти 1939 елны уенга китте. Аннан беренчеләрдән булып сугышка керде. Пуля тиеп госпитальдә ятты. Үлеп калган да булыр иде. Арыш арасыннан алып чыкканнар. Госпитальгә илткәннәр. Аңына килгәч табиб: “Биш минут калган иде, йоклаган идең инде”, – дигән.   Әтине өйгә кайтардылар. Әмма озакка түгел. Бу китүдән инде хәбәрсез югалды, – дип сөйләп китте Тәкъмилә апа. – Өч бала идек. Бер мин калдым.

Яңа Кенәрнеке ул. Печмәнтауга клубка эшкә килгән җиреннән төпләнеп тә кала. Дүрт баласы туа. Улларының икесе дә авылда. Радигы Россиянең атказанган механизаторы, икенче улы мактаулы комбайнчы. Үзе дә тик тормаган, бик эшчән булган. Бик күп бәйләгән дә. Бәйләми башлаганга әле ике ел гынадыр, ди. 12 оныгы, 19 оныкчыгы бар. Балалары игелеген күреп, кадерле әни һәм әби булып яши. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев