Хәкимулла Гайнуллинның язмышын ачыклаган документ Ләйсән Гайнуллинага тапшырылды
Печмәнтау авылыннан Бөек Ватан сугышына дүрт бертуган – Гатаулла, Хәкимулла, Зиннәтулла, Нигъмәтулла Гайнуллиннар китә
Шуларның икесе генә – Зиннәтулла белән Нигъмәтулла исән кайталар. Гатаулла белән Хәкимулланың хәбәрсез югалулары турында хатлар килә.
Сиксән елдан соң Хәкимулла Гайнуллинның язмышы билгеле булды. Ул 1943 елның 25 июнендә Воронеж өлкәсенең Россошь шәһәрендәге госпитальдә яралардан һәлак булган.
Хәкимулла абыйның 1936 елда кызы Рауза, 1938 елда улы Иңгель (3 айлык вакытта үлә) һәм 1942 елда улы Рүзәл туган. Шушы улы төп нигездә хатыны Әминә (ул исән) белән 4 бала үстергәннәр. Аларның иң кечкенә уллары Фаил белән хатыны Ләйсән дә шул нигездә яшиләр. Фаил “Ашыт“ хуҗалыгында механизатор, ә Ләйсән Иске Ашыт мәктәбендә балалар укыта.
– Хәкимулла бабай колхозга беренче машинаны алып кайткан, беренче шофер булган, – ди Ләйсән. – Аны Кышлау авылына эшкә җибәргәннәр. Хатыны Мөнәвәрәне дә шуннан урлап алып кайткан. Сугыш алдыннан ул машинасы белән Казанда эшләгән, сугышка да шуннан машинасы белән киткән.
Якташыбыз язмышын ачыкларга безгә “Хәрби дан клубы“ ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов ярдәм итте. Аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев