Көз көне үлән бик нык кибә һәм янгын куркынычы тудыра. Гражданнарны участокларда, контейнерларда һәм ачык территориядә чүп-чар яндырган өчен җаваплылык турында кисәтәбез. Шулай ук участокларда һәм кырларда коры үлән яндыру, тиешле булмаган урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән тәмәке ташлап калдыру тыела. Балаларның ут белән уйнавын кисәтегез.