erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаң иртән ни ашый?

Баланы иртән нәрсә ашатып мәктәпкә яки бакчага озатырга? Җитди сорау.

Баланы иртән нәрсә ашатып мәктәпкә яки бакчага озатырга? Җитди сорау бу. Бала юньләп ашамый, җыен килде--китте ризыкны (чипсы һ.б.) яраталар, дип зарланучылар күп. "Алдына ботканы пешереп куям, шуны ашамас өчен күпме тавыш чыга! Үземнең дә, баланың да нервысы бетә. Аннан бер печенье белән чәй эчеп китә," -- дип зарлана бер ана. Икенче бер ана: "Өстәтлдә шоколад конфет булмаса, кыз җәнҗал чыгара!" -- дип шаккатырды. Ә өченче бер ана: "Безнең ике малай да ризык талымлый. Тегесе ошамый, монысы... Әмма мин иртән дөрес итеп ашатып җибәрәм мәктәпкә. Шулай гадәтләнделәр. Иртән берәр стакан кәҗә сөте эчәләр. Безнеклеәрнең салкын тиеп авыртканнары юк. Сөт булмаса, кара бодай боткасы (башка төрле ботканы яратмыйлар) пешерәм, янына кыяр куям. Бик тәмләп ашап, мәктәпкә китәләр". Хөрмәтле сайтны укучым, ә сездә ничек? Фикерләрегез белән уртаклаша аласыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X