erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзәк әти-әниләрне көтә

Арчаның 4нче балалар бакчасы – “Бәләкәч” балаларны үстерү үзәге Россия күләмендәге конкурста катнашып 1 млн. сумнан артык грантка ия булды.

 

 

Яңалыкны җиткерүче бакча мөдире Наилә Сәмиева сүзләренчә, әлеге куаныч Арча районы җитәкчелеге һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениенең эшче төркеменең бар көчләрен салган тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Грантка, балалары бакчага йөрүче әти-әниләр өчен генә түгел, яңа туганнан алып өч яшькә кадәрле, әле бакчага йөрми торган балаларның әти-әниләре өчен дә “Об-Раз” (аралаш, үсештә бул мәгънәсендә) консультация үзәге ачылачак. Үзәк бакча базасында психологик, педагогик, диагностик ярдәм программасын тормышка ашыру максатында оеша һәм сентябрьнең икенче яртысында эшчәнлеген башлап җибәрер дип көтелә.

Консультация үзәге әти-әниләргә бала кечкенә чактан ук мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән элемтәдә булырга ярдәм итәчәк. Биредә күпләрне борчый торган сорауларга җаваплар да табылыр дип көтелә. Мәсәлән, бакчага йөрмәүче балалар белән гаиләдә үзеңне ничек тотарга? Бүгенге көндә әлеге тема бик мөһим. 1,5-2 яшькә кадәр, гадәттә, балалар гаиләдә тәрбияләнә. Ләкин бүгенге демографик хәл белән бәйле рәвештә, өч яшьне узган балаларның да шактыена бакчаларда урын юк.

Үзәктә кечкенә балаларның әти-әниләре белән эшчәнлек психолог, логопед, физик тәрбия инструкторы, музыка җитәкчесе, инглиз теле укытучысы ярдәмендә алып барылачак, дип искәртә Наилә Рәис кызы. Педагоглар әти-әниләр белән элемтә урнаштырып, конкрет очракларны хәл итү буенча булышса, белгечләр балалар белән эшләү дәверендә аларның хәрәкәт, сөйләм һәм иҗади активлыкларын үстерү белән шөгыльләнәчәк. Балаларны озата килүче өлкән кешеләр дә ул сәгатьләрдә шөгыльсез булмаячак, алар мәктәпкәчә балаларның эшчәнлеген оештыру практикасын үзләштерәчәк. Әлбәттә, хезмәтнең нәтиҗәсе дә булмый калмас, биредә шөгыльләнгән балалар бакчага ияләнгәндә кыенлыклар кичермәячәк, ә әти-әниләр бакчаның беренче көненнән үк бала һәм бакча тормышында актив булачак. “Об-Раз” үзәгендә дистанцион курс та ачыла, андагы мәгълүмат материаллары да әти-әниләргә ярдәм итми калмас.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомумән, үзәкнең эшчәнлеге әти-әниләрдә бала тормышында гаилә мәгънәсен киңрәк аңлатуга юнәлтелгән. “Үзәккә йөрүче өлкәннәр түгәрәк өстәл рәвешендә хис-кичерешләре, киләсе шөгыльләргә планнары белән уртаклаша ала, ВКонтакте челтәрендәге “Об-Раз” төркеме катнашучылары булып, аралашу мөмкинлегенә ия булачак, — ди Наилә Сәмиева. — Грант акчасына үзәк өчен уңайлы матди база булдырылачак. Шунлыктан, безнең әти-әниләргә дидактик материал, күрсәтмә әсбаплар һәм балаларга акыл үсеше өчен махсус уенчыкларны күрсәтү мөмкинлеге дә булачак. Грант акчасына без балаларның иҗади һәм актив эшчәнлеге өчен заманча җиһазлар, уенчыклар, әсбаплар булдыра алачакбыз. Алар белән әти-әниләргә, балаларга, үзәк хезмәткәрләренә куллану мөмкинлеге тудырыла.

Балалары мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә йөрмәүче барлык әти-әниләрне “Об-Раз” консультация үзәгенә чакырып калабыз. Белешмәләр өчен 3-21-67 телефонына шалтыратырга мөмкин”.  

Розалия Зиннәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X