erid:2VtzquqpS7d
Эшләүче пенсионерлар борчыла
Арча яңалыклары

Эшләүче пенсионерлар борчыла

Бу арада бигрәк тә эшләүче пенсионерлар борчыла.

Бу арада бигрәк тә эшләүче пенсионерлар борчыла. Соңгы елларда эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнмәде. Эштән туктагач, алар элекке елларны индексацияләнгән акчаларын ала башлаячаклар. Бүген кайбер эшләүче пенсионерлар безнең индексацияләнгән акчалар җилгә очачак икән, дип борчыла. Без бу турыда Арчаның клиентлар белән эшләүче хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән сөйләштек.

"Бу чираттагы коткы, -- дип сөйләде Гөлназ Ибәтуллина. -- Ул элекке еллардагы индексация акчасы берничек тә бетә алмый. Эшләүче пенсионер бүген эштән туктый икән, өч айдан барлык индексация акчасын да ала башлаячак. Урам коткысына бирелмәскә кирәк".


Нет комментариев