erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар укый да, бии дә...

Балага уку, спорт кына түгел, матурлыкны да тоярга кирәк.

Укулар башланды. Әти--әниләр, әби--бабайлар балаларын, оныкларын җитәкләп, әле сәнгать мәктәбенә, спорт комплексына, әле укучылар сараена, бозга чабалар. Китте замана... Беркөнне бу галәмәтне карап торган берәү: "Һәркайсыбыз баланы вундеркинд итәргә  тели!" -- дип әйтеп куйды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мөмкинлекләр күп ич хәзер. Өйдә телефон уйнатып ятканчы, йөрсеннәр, спортка да, биюгә дә... Беркөнне малайларга ияреп үзем дә Арчаның сәнгать мәктәбенә бардым. Бию дәресенә кереп утырган идем, китә алмадым... Хореограф Зилә Азатовна балаларга нинди хәрәкәтләр генә ясатмады! Әллә нинди катлаулыларына кадәр ясадылар. Талгын гына музыка куйды. Хәтта дәрестә фортепьянога күнегүләр ясадылар. Берьюлы бер ана (кызы модалар түгәрәгенә йөри): "Балага уку, спорт кына түгел, матурлыкны да тоярга кирәк", -- дип, бик хак әйтте. Мин дә малайларны биюгә күңел байлыгы өчен йөртәм. Ә сез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X