erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында Ат көне уза

14 сентябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында  Ат көненә багышланган ат спорты ярышлары  була.  Ат чабышлары 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә, приз фонды 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Бәйрәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән уздырыла. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Чара кысаларында олылар һәм яшүсмерләр өчен төбәк һәм халыкара ярышлар, республикадагы токымнан булган “Авыл егетләре” атлары өчен чабышлар, “Аударыш” атларында көрәш буенча конкурс, атларны җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән йөк арбасына конкурслар һәм башкалар планлаштырыла. Бәйрәмнең төп бизәге, гадәттәгечә, татар атларының чабышы булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы эшләячәк, Казан шәһәренең балалар ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары була, тимер чүкү буенча мастер-класс оештырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе эшләячәк, кайнар ризыклар һәм күңелле җыр-биюләр булачак.

Бәйрәм тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. 

  • Катнашу өчен гаризалар 13 сентябрьгә кадәр (843)279-29-20, 279-29-77 (88), 279-76-43 телефоннары аша яисә fkksrt@bk.ru электрон адрес буенча кабул ителә.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/04/192849/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X