Наласа халкы түземсезлек белән көткән балалар бакчасы да өлгереп килә икән инде. “Арча КСМ”ы осталары эчке эшләр белән мәшгуль. Юллары менә дигән, урамнарыннан чүәк белән үтәрлек. Социаль объектлар төзекләндерелгән яки яңасы төзелгән, чишмә, зиратлар каралган.