Әлеге көн уңаеннан Арчада “Җиңүгә — куркынычсыз юллар!” акциясе бара. Аның кысаларында Арчаның 1 нче мәктәбендәге яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесе, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм әти-әниләр белән бергәләп урамда җәяүлеләр белән аралашты.