erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Клеенка астына җыеп бара

Алар турында күбрәк язсагыз иде.

Кышкар авыл клубы җитәкчесе Ләйсән Шәфигуллинага “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 33 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган Ләйсән бу исемгә чын мәгънәсендә лаек. “Минем генә түгел, янымдагы сәнгатьне яраткан, аңа чын күңелдән бирелгән кешеләр хезмәте дә ул. Алар турында күбрәк язсагыз иде”, – ди Ләйсән үзе.

Ә менә Ләйсән турында язылганны әтисе Җәүдәт абый бик ярата. Кызы турындагы материалларны, исеме генә күренсә дә, клеенка астына җыеп бара. Шуңа чиксез куана. Ләйсән генә үзен мактаганны бик яратмый. Язмый да калып булмый, чөнки клубның башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек эше бар.

– Заманында кеп-кечкенә генә клуб, шуның эче тулы кеше булыр, аннан энергия ташып торыр иде. Хәзер клуб та яхшы, әмма халыкны берни белән дә шаккатырып булмый, – ди Ләйсән. – Берәр идея туса, башта хыялланып йөрим, аннан иң беренче ирем Фаизгә сөйлим. “Тыңлап тора, киңәшләрен дә бирә. “Уйлаганыңны барыбер эшлисең инде син”, – ди. Аннан китапханәче Гөлнара Ибраһимова, сәнгать җитәкчесе Илмира Зарипова белән уртага салып фикерләшәбез. Яшьләрнең уй-фикерләре дә икенче бит. Ә инде кешеләрне җайлау, майлау тулысынча минем өстә. Сүземне тыңлыйлар, рәхмәт. Дөрес, кайвакытта Фаизнең дә ярдәме кирәк булып чыга”.

Җайлау, майлау, дигән сүзләргә аптырамагыз. Хәзер кешене клубка алып чыгып, ниндидер чарада катнаштыру бик авыр. Аеруча Кышкар кебек 70 хуҗалыгы, йөздән артык кешесе булган кечкенә авылда. Әмма мәдәният хезмәткәрләре җаен таба.

Авыл бәйрәмендә иң ярдәмчел егетләрне билгеләп үттек, аларга мактау кәгазьләре тапшырдык. Шуңа да бик куандылар. Һәрчак безгә матди ярдәм күрсәтеп торган Алмаз Ахунҗановка да мактау грамотасы бирдек. Кешенең күңелен күрә белү дә зур роль уйный, – диде клуб җитәкчесе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кышкарлар элек-электән сәнгать өлкәсендә дә данлыклы булган. “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбленә йөргән апалар ат арбасына утырып, авылларга концерт, спектакльләр белән йөргәннәрен әле дә искә алып сөйли икән. Алар да Ләйсәннең зур байлыгы. Шуларның хәтирәләре буенча төрле фольклор күренешләрне сәхнәләштереп халыкка тәкъдим итәләр.

Күптән түгел халык исемен алган “Нур“ театры оешканга да утыз елдан артык. Шул арада кырыкка якын спектакль сәхнәләштергәннәр. “Ел саен өлкәннәр белән икешәр, балалар белән бер спектакль куя идек. Заманында катнашырга теләүчеләр шуның кадәр күп булды, хәтта төп, уңай рольләрне уйнарга жирәбә сала идек”, – дип искә ала Ләйсән. Хәзер дә алар сәхнәләштергән әсәрләрне тамашачы яратып карый. Әле дә театрдан киткәннәр белән элемтәдә торалар, аларны премьераларына чакыралар. “Кирәк булганда, кайтып уйныйлар да. Фарух Хәйретдинов бик җайлы кеше. Ни кушсаң, шуны эшли. Авылыбыз кияве Радик Хәйретдинов һәр яктан оста. Лотереяга чыккан кияү, дим мин аның турында”, – ди Ләйсән.

Ә менә шушы коллективның тоткасы – Ләйсән үзе. Җитәкчелек итү  җиңел эш түгел. Алган бүләкләр – аңа бәя ул. Ләйсәннең киләчәккә планнары зурдан әле. Аңа, җитәкләгән коллективына тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X