erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шурабаш остасы кем ул?

Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров очрашкан саен берәр кызыклы хәл турында сөйли.

– Бервакыт Казанда вокзалга төшеп поезд көтәм. Шунда бик чибәр бер иргә игътибар иттем, – ди ул. – Янына килеп: “Кая кайтасыз?” – дип сорадым. “Шурабашка”, – диде бу.

– Шурабашта бер атаклы мич чыгаручы бар, диләр. Шуны күрәсе иде, – дим.

– Мин булам инде ул мичче, – димәсенме бу!

– Алай булгач бигрәк әйбәт. Бер соравым бар иде: ипи миченең авызын нинди биеклектә куярга кирәк?

– Мин моны әйтә алмыйм – сер ул. Син минем ипине тартып алмакчы буласың, – диде ул. – Әйдә, мин бер ярты алып киләм, хәзергә шул җитеп торыр.

Кайта торгач ул яртыны да әмәлләп куйдык. Теле ачылып теге серне чишмәсме дигән идем, юк, тәки әйтмәде.

... Аннан соң күп сулар акты. Бервакыт Яңа Кенәргә хастаханәгә килдем. Аннан чыккач автобус тукталышына киттем. Ә анда сакал-мыек баскан, бөкрәйгән бер карт басып тора.

– Кая кайтыш? – дим моңа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шурабашка, – диде бу.

– Сезнең авылда бер атаклы мич чыгаручы бар иде, – дим.

– Мин булам инде ул, – димәсенме!

– Тәки минем сорауга теге вакытта җавап бирмәдең. Ул чакта әле вакыт җитмәгән, дигән идең. Хәзер ничек?

– Вакыт җитте, минем көннәр санаулы гына калды, хәзер әйтсәм дә була, – диде ул. – Мичне бераз күтәргәч өй түренә барып тәмәке кабызасың. Мич төтенне кайсы турыдан яхшы суыра, шул урынга мич авызы куясың.

Берәр атнадан мин бу останың үлүе турында ишеттем, начар авыру булган икән. Аның нинди оста булганлыгын ул чыгарган бер мичне күргәч аңладым. Шундый матур, чын сәнгать әсәре ясаган! Аның янында хәзерге шкаф-сервантлар бер кырыйда торсын. Хәтта үзенең “фирма” билгесенә кадәр бар, чәчәк тә ясап куйган. Бу мичне сүтәләр дигәч, махсус карарга барган идем. Ул вакытта бит әле юньле кирпече дә юк, китек-ватыкларны ябыштырып ясаган. Мине мичнең төбе аеруча кызыксындырды. Анда ул бер кат ком, бер кат пыяла, тагын пыяла, тагын ком салган. Дым үткәрмәсен өчен шулай эшләгәндер инде.

Эйе, чыннан да музей экспонаты итәрлек сәнгать әсәре булган ул! Хөрмәтле газета укучыларыбыз, мондый мичләр бәлки әле бүгенге көнгә кадәр сакланып та калгандыр. Шулай була калса безгә хәбәр бирсәгез иде. Кем бу оста? Аның турындагы истәлекләрегезне дә көтәбез.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X