erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәче балалар бакчасында әниләр һәм әбиләр ярышты

Дүртенче март көнне Кәче балалар бакчасында "Ягез әле әбиләр, сынатмагыз әниләр" дигән бәйрәмне  уздырдык. Бәйрәм ярыш формасында узды.

"Ягез әле әбиләр, сынатмагыз әниләр!"

         Көннең яктылыгы-кояшта,

         Күкнең матурлыгы-йолдызларда,

         Җирнең гүзәллеге хатын-кызларда.

         8 март хатын-кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөләемрәк тә шикелле.

        Дүртенче март көнне Кәче балалар бакчасында "Ягез әле әбиләр, сынатмагыз әниләр" дигән бәйрәмне  уздырдык. Бәйрәм ярыш формасында узды. Чарада ике команда көч сынашты. Бер командада әбиләр: Мөхәммәтшина Гөлсинә, Садыкова Гөлсия һәм Шигабиева Илсия, ә икенче командада әниләр: Абдуллина Тәнзилә, Фарухова Ләйлә һәм Хафизова Ризәлә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Ярышыбыз танышудан башланып китте. Әбиләрдә, әниләрдә үзләре белән бик эчтәлекле итеп таныштырдылар. Мөхәммәтшина Гөлсинә һәм  Хафизова Ризәлә бишек җырларын башкарып бәйрәмебезгә ямь өстәделәр. "Тәмле тел" бәйгесендә Шигабиева Илсия һәм  Абдуллина Тәнзилә балаларга матур сузләр әйттеләр. Аларның ягымлы сүзләре кичәбезне матурлады. "Мин әкиятләр яратам" дигән бәйгедә Садыкова Гөлсия һәм  Фарухова Ләйлә әкияттән өзек сөйләделәр, ә каршы команда ул әкиятнең исемен әйтте. Алар сөйләгән әкиятләр балаларның һәм кунакларның игътибарын җәлеп итте. Командалар "Иң оста пешекче", "Мәкальләр", "Матурлык салонында" дигән бәйгеләрдә  дә катнаштылар. Ярыш балалар чыгышы белән үрелеп барды. Балалар башкаруында "Җиләкләр", "Чәчәкләр", "Кәнфетләр" һәм "Пешекчеләр"  биюләре бәйрәмебезне аеруча бизәде.  Алар  башкаруында "Дәү әнигә бүләккә" һәм  "Әниемнең кочагы" дигән җырлар олыларның күңелләренә хуш килде. Әбиләргә, әниләргә багышланган шигырьләр бәйрәмне тулыландырды. Бакчабызның малайлары әбиләр белән "Бармак уеннарын" уйнадылар, ә кызлар әниләр белән "Түбәтәй" уенын.

          Соңыннан жюри нәтиҗә ясады: "Ин яхшы әби"  дигән исемгә Мөхәммәтшина Гөлсинә, Садыкова Гөлсия һәм Шигабиева Илсия лаек булдылар, ә "Ин яхшы әни" дигән исемгә Абдуллина Тәнзилә, Фарухова Ләйлә һәм Хафизова Ризәләгә бирелде. Бу бәйрәмебез балаларның күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм. Чөнки бу чарабыз өлкәннәргә карата хөрмәт, ярату, кәдерләү хисләрен ныгытыр.

         Бу ярышта катнашкан әбиләргә һәм әниләргә, бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән хезмәттәшләремә  олы рәхмәтемне белдерәм.

 

                                                                                              Флера Җәләлетдинова,тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X