erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике кызны кибеттән азык-төлек урлаганда тоткарлаганнар

Казанда полиция хезмәткәрләре кибеттән азык-төлек урларга маташкан ике кызны тоткарлаган. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җиңү проспектындагы гипермаркетта кич белән сигнализация эшли башлаган. Беренче булып урынга Росгвардия хезмәткәрләре килгән.

Сакчылар сәүдә залларында ике кызның азык-төлек һәм көнкүреш химиясен өске кием астына яшерүен камералардан күреп алган. Аннары кызлар шул товарлар белән кассадан узып китәргә маташкан, әмма тоткарланганнар.

Кызларның берсе Казанда югары уку йортында укучы 17 яшьлек студент, икенчесе биредә яшәүче 18 яшьлек кыз булган. Аларны кулга алганнар. Кызлар бер-берсе белән таныш булмавын әйткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хокук бозучылардан барлыгы җиде мең сумлык товар алынган. Хәзерге вакытта урлау турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X