erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң мөһиме – халык канәгать

Арча районы Иҗтимагый советының чираттагы күчмә утырышы Шушмабаш авыл җирлегендә үтте.

Иҗтимагый советның эшче төркеме авыл җирлекләре башлыклары белән бергә башта “Северный” хуҗалыгының Носы бригадасындагы 450 баш тана асрала торган комплекста булдылар. Әле яңа төзелгән торакта нибары ике кеше эшли, шартлар бик уңай.

Авыл җирлегендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, үз эшен булдыручылар да күп. Шуларның берсе – Фәзит Рәхмәтуллин. Ул үзенең эшчәнлеге белән таныштырды, аңа халыктан да, “Северный” хуҗалыгыннан да заказлар килеп тора.

Бу җирлектә илкүләм программаларны тормышка ашыруга зур игътибар бирелә. Носы авылында дәүләт программасы нигезендә 2017 елда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Анда шартлар бик уңайлы, эшче төркем әгъзалары белән сөйләшкәндә авыл кешеләре дә шатлыклары белән уртаклаштылар. Мөдир Лариса Вәлиеваны мактап бетерә алмыйлар, ул авыл халкына 28 ел хезмәт күрсәтә.

Шушмабаш мәдәни-спорт үзәгендә ветераннар белән очрашу булды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова тыл ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.

Бүген тырышкан, булдырам дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр бар. Шушмабашта Азат Камалов буш урында үз эшен ачып җибәргән. Ул бөтен Россия күләмендә йөкләр ташу белән шөгыльләнә, әле Россия чикләрен үтеп чыгу планнары да бар. Ул бөтен гаиләсен, туганнарын эшле иткән.

Төхвәтуллиннар пешергән икмәкне Арчада да көтеп алабыз. Гөлсинә Төхвәтуллина үз эшчәнлекләре турында сөйләде.

Шушмабаш амбулатор үзәге җитәкчесе Данил Закиров халыкка хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлекләре белән таныштырды. Күптән түгел арабыздан китеп барган Габделхәй Кәримов биредә дә якты истәлеген калдырган, бик зур булышлыклар күрсәткән булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушмабаш урта мәктәбе коллективы белән очрашу аеруча җылы тәэсир  калдырды. Директор Рәзилә Шәймәрдәнова уңышлары турында сөйләде. Ә алар – тәэсирләндерерлек.

Җиңүнең 75 еллыгына яхшы әзерләнгәннәр. Мәктәпнең үз “Хәтер” сайты бар. Анда һәр авыл буенча бай материаллар тупланган.

Күчмә утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ренат Һидиятов алып барды. Анда Шушмабаш авыл җирлегендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең торышы, кооперативлар эшчәнлеген үстерү  мәсьәләләре буенча эшлекле сөйләшү булды. Тәкъдимнәр дә әйтелде.

– Биредә авыл җирлекләре башлыклары да катнашуын мин бик уңай күренеш дип саныйм, – диде Р.Һидиятов. – Чөнки күтәрелгән проблемалар җирлек башлыкларына турыдан-туры кагыла.

Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җирлектәге халыкның активлыгын билгеләп үтте. “Без бу җирлеккә килгән саен сөенеп китәбез, – диде ул. – Мәктәптә дә иҗади, тырыш педагогик коллектив эшли. Бүгенге сөйләшү һәр җирлек өчен файдалы, алда торган проблемаларны уңышлы хәл итәргә этәргеч булыр дип ышанам”.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X