erid:2VtzquqpS7d
Бүген ЮИДның туган көне
Арча яңалыклары

Бүген ЮИДның туган көне

Әлеге көн уңаеннан Арчада “Җиңүгә — куркынычсыз юллар!” акциясе бара. Аның кысаларында Арчаның 1 нче мәктәбендәге яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесе, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм әти-әниләр белән бергәләп урамда җәяүлеләр белән аралашты.

 

Балалар җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен аңлатып, аларга тәүлекнең караңгы вакытында яктыртыр өчен фонарьлар бүләк итте. Аеруча өлкән яшьтәге һәм балалы ханымнар игътибар үзәгендә булды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев