erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Мөгезле” ат

1975 елда мине район аучылар оешмасы рәисе итеп сайладылар. Районда аучылыкны алып баручы Миңһаҗ абый Низаметдинов шул елны поши аулау бригадасына чакырды.

 

 

– Син хәзерләүләр конторасына кереп директордан ат сорап кара әле, – диде ул. – Бәлки сиңа бирер.

Мин аның ни өчен үзе керергә теләмәгәнен соңыннан гына белдем. Директор бик  төксе генә каршы алды, усал кешегә охшаган бу. Керүнең сәбәбен аңлаттым.

– Нинди ат тагын сезгә? – диде ул. – Бер атны аттыгыз инде, тагын атмакчы буласыз мени?

Моннан тизрәк чыгып таю ягын карадым.

– Мин аның шулай буласын чамаладым инде, – диде Миңһаҗ абый тыныч кына. – Син әле ниләр булганын белмисең...

Һәм  Миңһаҗ абый “тәмләп” кенә сөйли башлады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәүләткә поши ите әзерләү планы җиткерелә башлагач бу эшкә районның ул вакыттагы аучылар оешмасы рәисе белән егерь алына. Итне хәзерләүләр конторасына тапшырасы. Җигүле ат та бирәләр.

Беркөнне Чиканас урманына бара болар. Атны бәйләп, икесе ике якка кереп китәләр. Көне буе йөреп шактый арыла, инде эңгер-меңгер дә төшә. Рәис җайлап кына ат янына чыга, чанага утырып тамак ялгый башлый.

Егерь да кайту ягын чамалый. Берзаман алга караса – агач артында поши басып тора! Мәргән егерь була ул, яхшылап төбәп атып та җибәрә. Пуля бичара атның алгы аягына тия, чүгәләп куя ул. Чанада тәмләп  чәй эчеп утырган рәис: “Нишлисең син?” – дип сикереп тора.

Мәргәнебез инде туктап кала алмый, икенче көпшәдән дә атып җибәрә. Ат бөтенләй егыла.

Ике арада ниләр булганын алар икесе генә белгәндер. Әмма шаян телле егерьның: “Я думал – рога, оказалась дуга”, – дигән сүзләре ул елларда районда “канатлы” сүзләргә әверелгән иде.

“Трофейны” тунап, якындагы авылдан ат алып, хәзерләүләр конторасы атын чанага төяп, авылдан алган атны чанага җигеп Арчага кайтырга чыга болар. Директор аларга ниләр әйткәне билгесез, әмма ат бәясен түләткәннәрен үзләреннән ишеткәнем булды.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X