Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сүзләренчә, 2021 елда республикада ул җитәкләгән оешма адресына 2100 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 19 процентка артыграк. Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ясаган чыгышында вәкаләтле вәкил шундый саннар китерде ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).