21 июль 2026 яңалыклары
-
Урак өсте якынлаша: Алмаз Хисаметдинов иген басуларын тикшерде
21 июльдә хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән бергәләп, «Кырлай», «Ашытбаш», «Северный»,»Ватан», «Ташкичү», «Заря» ширкәтләренең басуларын карап үттеләр.
-
Татарстанда июль ахыры гадәттәгедән җылырак булачак
Татарстанда июльнең өченче декадасында һава температурасы климатик нормадан уртача 4 градуска югарырак булыр дип көтелә. Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, ай ахыры җылы һава торышы белән узачак.
-
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләре билгеле
«Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» XXIII еллык республика конкурсына йомгак ясалды.
-
Татарстанда урып-җыюга керештеләр
Республика районнарында иген һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алу эшләре башланды. Быел Татарстанда барлыгы 1 миллион 168 мең гектар мәйдандагы бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу планлаштырыла.
-
«Татарстанда җәй» проекты Яңа Кенәрдә дәвам итә: балалар өчен халык уеннары бәйрәме
Яңа Кенәрдә балаларны милли уеннар берләштерде
-
«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге балалары өчен иҗади остаханә үткәрелде
Балалар роза чәчәге ясады.
-
Татар мәдәнияте зур югалту кичерә: Нафисә Сабирҗанова вафат
Аңа 61 яшь иде
-
Патриарх Кирилл: Казанда мөселманнар белән православие динен тотучыларның татулыгы – бөтен дөнья өчен үрнәк
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казанга эш сәфәре вакытында Петр һәм Павел кафедраль соборында булды. Ул Татарстан җитәкчелегенә Православиегә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде һәм республикадагы диннәр арасындагы татулыкны югары бәяләде.
-
Казан Изге Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә узган дини чарада 7 меңгә якын кеше катнашты
Дини йөреш иртәнге 7 сәгать 30 минутта башланды
-
Курса Почмак авылы мәчетендәге җәйге лагерьда ял итүчеләр «Алгарыш» яшьләр үзәгендә кунак булды
Курса Почмак авылы мәчете каршында эшләүче җәйге лагерьда ял итүче балалар Арчадагы «Алгарыш» яшьләр үзәгендә булып, биредәге эшчәнлек белән танышты. Экскурсия яшьләргә заманча мөмкинлекләрне күрсәтү һәм үзәкнең көндәлек тормышы турында сөйләү максатыннан оештырылды.
-
Татарстанда бүген +30 градуска кадәр җылылык көтелә
21 июльдә Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, көн дәвамында явым-төшем көтелми, һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк.