erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Борычны кайчан утыртырга?

Болгар борычы безнең өстәл өстендә иң популяр яшелчәләрнең берсе. Татлы ризык булудан тыш, ул С витаминының кыйммәтле чыганагы да. Татлы борычны чи килеш тә еш кулланабыз, чөнки аңардан төрле салатлар әзерләргә була.

Борычны кайчан утыртырга соң? Аны утырту вакыты турында төрле фикерләр йөри. Ни генә язсалар да, аны һәрбер төбәктә табигать шартларына карап утырталар.  

   Башкортстан җирлегендә, бакчачылар аны 15 февральдән 10 мартка кадәр чәчергә киңәш итә. Борыч орлыклары бик озак - 2 атнадан алып айга кадәр шытып чыгарга мөмкин. Аларны март ахырында чәчсәң, орлыкның апрель азагында гына  тишелгән очраклары була. Ул орлыкның сыйфатына да карый. Әгәр дә орлыкны шыттырып чәчсәгез, ул тизрәк чыгачак. Рассада 60-70 көн үскәннән соң ачык грунтка утыртыла. Борыч күчереп утыртуны яратмый, шуңа күрә борыч орлыкларын аерым савытларга чәчү яхшырак. Борычның тамыр системасы зур түгел, шуңа күрә диаметры 10 см булган савыт та җитә.

    Кайбер бакчачылар борыч орлыкларын ай календаре буенча да утырта. Уңыш күбесенчә үсентеләрне дөрес утыртуга да бәйле.

   2020 елгы ай календаре буенча, утыртуга уңай көннәр дип: 15, 16, 28 февраль; 1, 8, 9, 12 март  күрсәтелгән.

   Ә теплицага күчереп утырту өчен уңай көннәр: 8, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18 май. Башкортстан җирлегендә ачык грунтка борыч кыраулар тәмамлангач, якынча  10 июньнән соң утыртыла башлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   Теплицада утырту өчен  татлы борычның иң яхшы сортлары: Геркулес F1, Текила F1, Ред найт F1, Магно F1, Маркони, Калифорния могҗизасы.

 

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: kp.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X