Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Өйдә әзерләнгән туңдырма. Бик тәмле!

    Бик җайлы һәм тәмле туңдырма рецепты белән бүлешәм. Беренче генә ясамыйм, өйнеке өйнеке инде. Шушы эсседә ясап ашап карагыз әле

    Күп тә чыга, тәме дә искиткеч.
    500 гр 33 процентлы сливки 
    250 гр кайнатылмаган сгущёнка
    Сливкины миксер белән күпертәбез. Шуңа сгущёнка өстәп, тагын бераз күпертеп алабыз. Менә туңдырма әзер.
    Тундырманың махсус савытына яки башка савытларга салып, суыткычка 4-5 сәгатькә катырырга куябыз. Мин бу юлы вафли белэн катырдым. Болай ашарга җайлырак икән.
    Хәзер җиләк вакыты, блендерда изеп өстәсәгез, җиләкле туңдырма килеп чыга.
    Ә кайнатылган сгущёнка белән ясасагыз, крем-брюле туңдырмасы була

    Реклама

     http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/oyd-zerlngn-tudyrma-bik-tmle

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: