erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

“Яшь чакта ясаткан аборт өчен үкенәм. Бу очракта нинди дога укырга?”

Рамил хәзрәт Юныс бик еш кына инстаграмга язылучыларының сорауларына җавап бирә. Җавапларның кайберләрен сайлап, сезгә дә тәкъдим итәбез ("Шәһри Казан").

 

“Яшь чакта ясаткан аборт өчен үкенәм. Бу очракта нинди дога укырга?”
– 40 көнгә кадәр ясатсаң, кечкенә гөнаһ, 40-120 көнгә чаклы – зур гөнаһ, 121 көннән соң бер сәбәпсез бала төшерү кеше үтерүгә тиң. Гомер буе тәүбә итәргә кирәк булуы ихтимал. Чөнки бу вакытта ул җан өртелгән тере кеше.
“Оныгыма өч ай. Исеме Мәрьям. Еш авырый, әллә исемен алыштырыйкмы икән?”
– Исеме бик әйбәт. Ул исемнән түгел.
 “Дин ягыннан ЭКО ясатуга нинди караш?”
–Никахлы ирегезнекен (спермасын) кулланганда гына дөрес була.
“Намаз укырга телим. Дөрес укымам дип куркам. Кайсы өчен гөнаһ күбрәк була: укымаумы, әллә дөрес укымаумы?”
– Һичшиксез намазга басарга кирәк. Әкренләп төзәтәсез. Көннәребез санаулы, Аллаһ каршында иң беренче сорау – намаз.
“Гакыйка корбанын җиденче көнгә чалу мәҗбүриме? Башка көнне ярыймы?”
– Иң яхшысы – җиденче көнгә әлбәттә.
“Сишәмбе көнне эш башларга, юлга чыгарга ярамый диләр. Дөресме ул?”
– Эш башларга һәм сәфәргә чыгарга ярамаган көн динебездә юк. Барылк көннәрдә дә ярый. Әмма пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә башлау һәм сәфәр чыгу хәерлерәк.
“Исламда баланы кырык көн кешегә күрсәтергә ярамый дигән әйбер бармы?”
– Юк.
“Үлгән кешегә Коръән тутыру дигән әйбер бар, мәчетләрдә кирәк түгел, диләр”.
– Мәчеттә дөрес әйтәләр.
“Намаз укымаган кеше хәрам эчсә, иманнан чыгып китәме?”
– Иманы аннан 40 көнгә чыга. Укыган намазлары, уразалары, догалары бу көннәрдә кабул булмый.
“Кирәге беткән дини китап-язмаларны нишләтергә?”
– Җыеп куярга да урыныгыз булмаса, яндырыргабула. Көлен күмеп куярсыз.
“Балага узмас өчен диндә саклану рөхсәт ителәме?”
– Әйе. Гаиләне планлаштыру диндә рөхсәт ителә.
“Ни өчен сул кул белән ризык тотып ашамаска кушалар?”
– Пәйгамбәребез: “Сул кул белән ашамагыз, дөреслектә сул кул белән шайтан ашыйдыр”, – ди.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/yash-chakta-yasatkan-abort-chen-kenm-bu-ochrakta-nindi-doga-ukyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X