erid:2VtzquqpS7d
Якташларыбыз иҗаты

Чорлар аша Тукай эндәшә...

Мөнирә Садыйкова (Яруллина) шигыре

Туган телне  бәйләп йөрәкләргә, 
Апрель саен Тукай эндәшә...
Язлар җиткәч, гүя терелә дә,
Халкы  белән  атлый янәшә! 
Һәр тарафта - бөек Тукай рухы , 
Кая барма - шагыйрь эзләре!
Гасырларны иңләп, апрель җиле
Ирештерә Тукай сүзләрен!
Чорлар  аша шагыйрь безгә дәшә:
-Саумы, халкым! Саумы, милләтем!
Тәнең сафмы, җаның сызламыймы, 
Хәлең ничек синең,  өммәтем?
Илтифатың өчен рәхмәт, халкым,
Шигъриятем сөеп зурлыйсыз!
Каберемне чәчкә-гөлгә күмеп,
Исемемне минем нурлыйсыз!  
Васыятем  кат-кат кабатлыймын:
Туган телне саклыйк, үстерик!
Затлы мирас итеп оныкларга -
Киләчәккә аны җиткерик!
Милли  моңнар сибелсеннәр  ерак, 
Дәшеп  изге  Болгар иленә!
Тугры калып  ерак үткәннәргә, 
Дан җырлагыз  әнкәй теленә!


20.04.2026   #тукайварислары


Нет комментариев