Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 1 апрель - Кошлар көне

    Эшләми торган атна игълан ителгәч өйдә торып өйрәнмәгән кешеләрнең  кайберләре үзләрен кая куярга белми, дип яза газеталар. Берсен-берсе күрмичә, бер генә көн дә яши алмаган ир белән хатын да ызгышып алганнар, имеш. Чыннан да, мал-туары, кош-корты яки берәр шөгыле булмаган кешегә кыенрактыр шул.

     

     

     

    Эзләгән таба, диләр. Ир-егетләр, әйдәгез, бер көнебезне сыерчык оялары ясауга багышлыйк, булганнарын төзәтеп куйыйк. 1 апрель – Кошлар көне икәнлеген онытмыйк. Кайчандыр ата-бабаларыбыз куйган, бүген инде кыйшайган, түбәләре ачылган, төпләре төшкән ояларны күрү күңелсез бит.

    Бу көнне әлеге эшкә балаларыгызны, оныкларыгызны чакырсагыз да зыян итмәс. Безнең гаилә өчен сыерчыклар килү үзе бер бәйрәм. Малай чакта әти белән һәр язны сыерчык оялары ясап элдек, һәрберебезнең үз оясы бар иде. Хәзер шәһәрдә яшәсәк тә, сыерчыклар безнең белән, ун оябыз бар, иртә-кич сыерчыклар концертын тыңлыйбыз.

    <iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/uEfEqRiErVg" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: