erid:2VtzquqpS7d
104 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафинны соңгы юлга озаттылар
Арча яңалыклары

104 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафинны соңгы юлга озаттылар

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Бүген Арча районы Симетбаш авылында Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман Сафинны соңгы юлга озаттылар.
Аның улына әйтеп калдырган васыяте буенча, җәсәден туган нигезе тирәли күтәреп әйләндереп чыктылар. 

Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин белән хушлашырга балалары, туганнары, авылдашлары, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, элек район башлыклары булып эшләгән Илшат Нуриев, Алмас Назиров, район хәрби комиссариатыннан һ.б.килде.

Урының оҗмах түрләрендә булсын, сугыш михнәтләрен күргән, олы ихтирамга лаек Габдрахман абый!

 


Нет комментариев