Агымдагы елда да бу эш дәвам итә.
138 меңнән артык гаилә Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән йортларда ташламалы шартларда фатир сатып алган: ставка еллык 7% тәшкил итә, кичектерү срогы - 28,5 елга кадәр, башлангыч кертем 10% тан башлана, ә чиста эшләнештә торак бәясе базар бәясеннән сизелерлек түбән. Бу гаиләләрдә 65 меңнән артык бала туган, - дип хәбәр итә "Татар-информ" га таянып "Яшел Үзән".
Программада исәпкә куелганнан соң республика Хөкүмәте һәр балага 200 мең сум күләмендә компенсация түли. Бу акчалар фатир сатып алганда кулланыла.
Программа "Гаилә" милли проектының төп бурычларының берсен - балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуны хәл итәргә ярдәм итә.
Агымдагы елда да бу эш дәвам итә.
Нет комментариев