erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

18 ел элек кылынган җинаять ачылган

Ул чакта җинаятьчеләр, 30 мең сум акча алып, вакыйга урыныннан качып китә.

Билгеле булганча, әлеге вакытта җинаятьчеләр башка хокук бозу фактлары өчен төрмәдә утыра, ә яңа эпизод аларның рәшәткә артында булу вакытын арттырырга мөмкин.
- 2002 елда төзелеш оешмасы бинасында каравылчының гәүдәсе табыла. Тикшерүчеләр, узган еллардагы шундый җинаятьләргә анализ ясап, кеше үтерү һәм талау сериясе өчен хөкем ителгән ике гражданны тикшергән. Алар 2003 елда ук тотылган һәм һаман суд билгеләгән җәзаны үтә. Тикшерүчеләр икесенең дә әлеге һөҗүмгә катнашлыгы барлыгын ачыклый, ә бер җинаятьче сакчыны үтерүен таный, - диләр Русия Тикшерү комитетының Башкортстан төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, ирләр төнлә предприятие территориясенә кире үтеп керә һәм каравылчыга тап була. Каракларның берсе аның муенына пычак кадый, шуннан соң алар, акча урлап, җинаять урыныннан кача.

— Хәзер шикләнелүчеләр белән кылынган җинаятьнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла, - диләр матбугат хезмәтендә.

Фото: bash.news

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/18-el-elek-kilingan-inayat-achilgan-116651/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X