erid:2VtzquqpS7d
20 елдан соң әнисен тапкан
Арча яңалыклары

20 елдан соң әнисен тапкан

Аны җиде яшендә әтисе урлаган булган.

Волгоград өлкәсендә яшәүче ир 20 елдан соң әнисен тапкан. Билгеле булуынча, малайга 7 яшь булганда аның әти-әнисе аерылыша. Бала әнисе белән яшәргә кала, әтисе аны кайбер чакта үзенә алып китә. Бервакыт әтисе малайны әнисенә китерми. Күршеләре ирнең бала һәм өлкән яшьтәге әнисе белән каядыр китүен әйтә. Хокук сакчылары да хатынга ярдәм итми. Ир баласы белән башка шәһәргә күченеп киткән була. Баланы һәрвакыт кыерсытып яши ул. Озакламый наркотик сатуда гаепләнеп, төрмәгә утырталар. Малайның дәү әнисе дә үлә. Социаль челтәрләр ярдәмендә дуслары егеткә әнисен табарга ярдәм итә. Бүген, ниһаять, алар бергә.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/20-eldan-nisen-tapkan-117838/


Нет комментариев