erid:2VtzquqpS7d
2026 елда социаль ярдәмдәге төп үзгәрешләр
Арча яңалыклары

2026 елда социаль ярдәмдәге төп үзгәрешләр

Быелдан башлап социаль түләүләргә шактый күп үзгәрешләр керә. Иң әһәмиятлеләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

2026 елда социаль ярдәмдәге төп үзгәрешләр

➡️ яшәү минимумы 18 939 сум итеп билгеләнде — 2025 ел күрсәткеченнән 6,8%ка югарырак;
➡️ балалар өчен яшәү минимумы — 18 371 сум, эшкә яраклы гражданнар өчен — 20 644 сум;
➡️ яңа МРОТ 27 093 сум тәшкил итә;
➡️ иминият пенсияләре 7,6%ка артачак. Картлык буенча уртача пенсия айга 27 мең сумга кадәр җитәчәк. Пенсия баллының бәясе — 156,76 сум, фиксацияләнгән түләү — 9 584,69 сум;
➡️ социаль пенсияләр 1 апрельдән 6,8%ка индексацияләнәчәк, аларның уртача күләме 16 590 сум булачак;
➡️ хәрби пенсияләр 1 гыйнвардан үзгәрә (акчалата тәэминат коэффициенты — 93,59%), ә 1 октябрьдән өстәмә арттыру көтелә;
➡️ эшләүче пенсионерлар өчен пенсия гыйнвардан 7,6%ка артачак, ә августта 2025 елда җыелган балларны исәпкә алып автоматик яңадан исәпләү узачак;
➡️ 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие баланың яшәү минимумы нигезендә исәпләнә;
➡️ бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган пособие 1 февральдән 28 773 сумга кадәр артачак;
➡️ 1,5 яшькә кадәр бала карау пособиеcе: минималь күләме — 10 790 сум, иминиятләнгән затлар өчен максималь күләме — 83 мең сумга кадәр;
➡️ беренче балага ана капиталы — 737 204 сум, икенче балага (әгәр беренчесенә алынмаган булса) — 974 189 сум;
➡️ эшләүче әниләр өчен декрет түләүләре 1,3 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин, ә 140 көнлек ял өчен исәпләнгән сумма 955 836 сум тәшкил итәчәк;
➡️ яңа салым түләүе кертелде («13 нче ата-ана хезмәт хакы»): 2026 елдан башлап, ике һәм аннан күбрәк баласы булган һәм бер кешегә керем 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр елына бер тапкыр түләнгән НДФЛның 7%ын кире кайтара алачак.

 Бердәм пособие күләме төбәктәге бала яшәү минимумы белән бәйле булганга, төрле төбәкләрдә түләү суммасы аерыла.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев