Арча районы ЗАГС бүлеге барлык яшь гаиләләрне тормышларындагы иң мөһим көн белән ихлас котлый. Аларга озын гомерле, бәхетле гаилә тормышы, мәхәббәт, үзара хөрмәт, иминлек һәм бәрәкәт тели.
2026 елның 26 июнендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 23 парның никахы дәүләт теркәвенә алынды. Матур саннар туры килүе – 26.06.2026 датасы яшьләр арасында аеруча популяр булды. Күпләр бу көнне гаилә тормышын башлау бәхет һәм иминлек алып килер дип саный.
Әлеге көндә теркәлгән парлар арасында Асаф һәм Ләйсән Багавиевлар да бар. Алар 2026 елда Арча районында никахларын рәсмиләштергән 100 нче юбилей пар булдылар. Бу күңелле вакыйга яшь гаилә өчен көтелмәгән һәм истәлекле бүләккә әверелде.
Рәсемдә: 100нче юбилей пар
Чыганак һәм фото: Арча ЗАГС бүлеге
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев