Файдалы сөйләшү.
26 июнь - Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне. ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Казанның наркология клиник диспансеры җитәкчесе урыбасары Булат Гатин белән әңгәмә урнаштырылган.
Кешенең наркотиклар кулланганын каян белеп була?
Кешенең үз-үзен тотышы үзгәрә. Моны дуслары, якыннары сизеп ала.
Нәрсә ул наркомания?
Наркомания ул химмк һәм химик булмаган наркотик матдәләргә бәйлелек.
"Наркотикларга бәйлелек бик тиз барлыкка килә, ди доктор.
Җиңел наркотиклар, авыр наркотиклар - андый төшенчәләр юк. Ә менә бәйлелек төрле кешедә төрлечә барлыкка килә. Кемдәдер беренче кулланудан, кемдәдер икенче, өченче куланудан бәйлелек барлыкка килергә мөмкин.
Наркотиклар кулланган кеше табибка үзе килмәскә мөмкин. Әмма уз килмәсә, якыннарына белгечкә барырга кирәк.
Дәва берничә этаптан тора.
Башта кешенең физик халәтен торгызырга кирәк булачак. Аннан тернәкләнү чоры башлана. Психологлар, психотерапевтлар шөгыльләнәчәк.
Наркотикларга бәйле хәлләр булмасын өчен мәктәпләрдә, уку йортларында аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев