Реклама
3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларга өстәмә түләүләр буенча язманы урнаштыргач, сайтны укучыларда сораулар туды.
Бу өстәмә түләүләр өчен төп шарт нәрсә? Без кабаттан район социаль яклау идарәсе каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева белән сөйләштек. Ул бу турыда тулысынча хәбәрне рәсми документы килгәч бирәм, диде. Әмма күпләрне кызыксындырган бер сорауга:
- Бу өстәмәләр аз керемле гаиләләр өчен, - дип, төгәл җавап бирде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз