erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

30 мең сум штраф һәм...

2021 елда Арча районында алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар саны 144 булган.

 

Нинди аяныч нәтиҗәләргә китергәнен белә торып та үзләренә сабак алмый кайберәүләр. Саннарга гына игътибар итик: узган ел исерек килеш транспорт белән идарә итү нәтиҗәсендә биш юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда 9 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган.

Районда даими рәвештә “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелеп килә. Аларның күбесе нәкъ менә руль артындагы исерекләрне “аулауга” юнәлтелә. Узган ел декабрь аенда Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 8 кешегә беркетмә төзегәннәр. Кайберләренең эшен җәмәгать суды карап, тиешле карарны чыгарган да инде.  

7 декабрьдә кичке җиденче яртылар тирәсендә була бу хәл. Казан–Малмыж юлының 51нче километрында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Евгений Леонидович  Ефремов идарә иткән “Фиат” машинасын туктаталар. Йөртүчесе алкогольле эчемлек кулланган хәлдә була. Никадәр дәрәҗәдә икәнен махсус прибор ярдәмендә беләләр. Йөртүчесенә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ материал төзиләр. Эш судка китә һәм 18 гыйнварда үткән җәмәгать суды исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан “Фиат” йөртүчесен административ җаваплылыкка тарта. Хәзер аңа 30 мең сум штрафны түләргә туры киләчәк. Өстәвенә әле ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм дә ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

30 декабрь кичке якта Арчаның Банк урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре “Опель Астра” машинасын туктаталар. Идарә итүчесе Ленар Әхтәм улы Хаҗиәхмәтов сәер булып тоела аларга. Һәм, чыннан да, ул алкогольле эчемлек кулланган була. Махсус прибор ярдәмендә тикшерү дә шуны күрсәтә. 1992 елгы бу кешене дә җәмәгать суды административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә 30 мең сум штрафка тарта һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә. Хәзер ул ел ярым транспорт чарасы белән идарә итә алмаячак.

31 декабрь көнне көпә-көндез, иртәнге сәгать унда эчкән килеш юлга чыккан ”Лада Ларгус” автомобиле хуҗасы Фәнис Мөдәрис улы Гарәфиев. Арча–Мари Иле чиге–Ашытбаш юлының икенче километрында эләктереп алалар аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре. Яңа елны шулай иртә башлап җибәрүе аңа да кыйммәткә төшә. Хәзер, беренчедән, аңа да 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүен дә исәпкә алганда, бу батырлыгы турында ул бик озак оныта алмаячак.

2022 ел башланды гына әле. Әмма узган ай эчендә генә дә 13 кешегә административ материал төзелгән инде. Бәхеткә, гыйнварда юлга чыккан  исерекләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән. Әмма бу тынычланырга була, дигән сүз түгел. Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утыру үзе үк шуңа этәргеч.

Мәгълүмат Арча муниципаль районы башкарма комитетының юл иминлеге буенча комиссиясеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X