erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

30 октябрьдән Татарстанда нинди чикләүләр кертеләчәк?

30 октябрьдән алып Татарстанда эшләми торган атна башлана ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

 Моңа кадәр үзчикләүләр 65 яшьтән өлкәнрәкләргә кагылса, 30 октябрьдән 60 яшьтән өлкән булганнар да өйдә утырырга тиеш була. Дөрес, бу соңгы 6 айда ковид кичергәннәргә яисә вакцина ясатучыларга кагылмый. 

30 октябрьдән алып Татарстанда эшләми торган атна башлана. Владимир Путин карары нигезендә, бу атнада ил халкының күпчелеге "ковид каникуллары"нда булачак. Яллар 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оештырылган оператив штаб бүген 30 октябрьдән республикада гамәлгә кертеләчәк чикләүләр хакында игълан итте. 

Шулай итеп, 30 октябрьдән гомуми мәйданы 150 кв.метрдан артык булган сәүдә үзәкләренә, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә QR-кодсыз кереп булмаячак. Әлегә бу күрсәткеч 400 кв.метр иде. 

Спорт үзәкләре, бассейннар һәм аквапаркларга QR-код белән генә кереп булачак. 

Моңа кадәр үзчикләүләр 65 яшьтән өлкәнрәкләргә кагылса, 30 октябрьдән 60 яшьтән өлкән булганнар да өйдә утырырга тиеш була. Дөрес, бу соңгы 6 айда ковид кичергәннәргә яисә вакцина ясатучыларга кагылмый. 

30 октябрьдән, республикада эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, күңел ачу чаралары (шул исәптән балалар өчен), шулай ук гражданнар катнашында башка массакүләм чаралар тыела.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

Төнлә даруханәләр һәм ягулык салу станцияләреннән тыш, барлык кибетләр дә эшчәнлеген туктатачак. 

Шулай ук, сәүдә үзәкләрендәге балалар мәйданчыклары, күңел ачу үзәкләре, компьютер клублары, боулинг-клублар, ломбардлар, сату-күргәзмәләр һәм ярминкәләр дә эшләми. Ачык һавада оештырыла торган ярминкәләргә генә эшләү рөхсәт ителә. 

18 яшьтән кечерәк яшүсмерләргә һәм балаларга әти-әниләреннән һәм законлы вәкилләреннән башка сәүдә үзәкләренә керү рөхсәт ителмәячәк. Әмма алар өчен мәктәп янындагы лагерьлар эшчәнлеген туктатмый. 

15 ноябрьдән алып, театрларга, кинотеатрларга, циркларга, концерт залларына, рәсми рәвештә игълан ителгән мәдәни һәм спорт чараларына QR-код белән генә керергә мөмкин булачак. Кодның нәкъ менә сезнеке икәнен рәсми документ белән раслау да таләп ителә. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: чикләүләр 7 ноябрьгә кадәр түгел, ә Татарстанда коронавируска бәйле вәзгыять җайга салынганчы гамәлдә булачак. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/30-oktyabrdn-tatarstanda-nindi-chikllr-kertelchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X