erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

4 кило булды үрдәкләр

Безнең кибет тавыгын, үрдәген ашаган юк.

Бакча тулы сый--нигъмәт. Кош-кортларга дим. Кишер, чөгендер сабаклары һәм башкасы, һәм башкасы. Бройлерларны суеп бетердек. Октябрьгә кердек. Түзмәдем, 10 октябрьдә 7 үрдәк алдык. Ит үрдәкләре--мулатларны. Кишер, чөгендер, алма соклары чыгарабыз, аннан күпме калдык кала! Чиләккә бәрәңге, яшелчә калдыклары, су салып, газга куям. Кайнау кергәч, 25 минут пешерәм дә, сарайга чыгып, вакланган бодай, арпа, борчак салып төям. Кичкә яшел үләнне ваклап, пешкән ризык белән туглап салам. Озын булып үскән брокколи кәбестәсе сабакларын алларына куям. Кәбестә дә бирәм. Аерым савыт белән вак таш куям. Үрдәкләр төне буе йөреп ашап чыга. Иртәнгә бер чиләк ризык беткән була. Үрдәкләр көндез сарайда ял итә. Кичкә тагын бакчада болар. Узган атнада бер көндә дүртесен суйдык. 4 килога якын авырлыкта иделәр. Әле күпме баш-аягы дигәндәй. 3се бар әле. Салкыннарга китте. Хәзер пешермим. Корыны гына салам. Әмма яшел ризыктан өзмим. Сулары ката. Иртә, көндез, кич барыбер дә су салам. Менә шулай, иренмәсәң була. Безнең кибет тавыгын, үрдәген ашаган юк. Үзебез үстергән бройлер, үрдәкләрне исән-сау ашарга язсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X