erid:2VtzquqpS7d
Арчада 4 нче чакырылыш район Советының соңгы утырышы узды
Арча яңалыклары

Арчада 4 нче чакырылыш район Советының соңгы утырышы узды

Бүген Арчада 4 нче чакырылыш район Советының чираттан тыш 52 нче утырышы узды.

Аны район Советы рәисе вазифаларын башкаручы Алсу Мөхәмәтова алып барды.

Депутатлар 2026,2027 елга район бюджеты проектына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карадылар.

Соңыннан Алсу Фирдәүсовна 4 нче чакырылыш район Советы эшенә йомгак ясады. Ул депутатларга нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм район Советының булачак составына уңышлар теләде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев