erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

5 мең сум турында

В.Путин әйткән 5 меңне кемнәргә бирәләр? Нинди акча ул? Ел буе бирәләрме икән аны? Пенсия фонды гаризалар җыя башлаган мыни инде?

Әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итәләр безгә. Иң башта Президентның ни әйткәнен искә төшерик.

1 апрельдән башлап өч ай дәвамында ай саен федераль бюджет хисабына ана капиталына хокукы булган гаиләләргә 3 яшькә кадәрле һәр балага 5 мең сум акча бирергә, диде Президент.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без бу турыда Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән сөйләштек.

-- Әлегә безгә 5 мең сум турында рәсми хат килмәде. Шунлыктан төгәл генә бер сүз дә әйтеп булмый. Мәгълуматлар билгеле булуга хәбәр итәрбез. Әлегә гаризаларны да җыймыйбыз, -- диде ул безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X