Сабый декабрь ахырында туар дип көтелә.
Уфаның Республика перинаталь үзәгендә 68 яшьлек хатын-кыз ана булырга әзерләнә. Хәзерге вакытта ул йөклелекнең 36 нчы атнасында икән. Бала ЭКО процедурасы ярдәмендә яралган. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының үз чыганаклары хәбәр итә. Сабый декабрь ахырында туар дип көтелә.
Фото: Башинформ
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=35222
Нет комментариев