erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

82 яшьлек әбинең акчасын һәм бер кап сөтен талап алган ир-атны тоткарлаганнар

Әлмәтле Шевченко урамындагы бер торак йорт подъездында 82 яшьлек әбигә бер ир-ат һөҗүм иткән. Әбинең акчасын һәм бер кап сөтеп талап алган. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

15 апрельдә ир көндезге дүртләр тирәсендә өлкән яшьтәге ханымга һөҗүм итә һәм көч кулланып, фатир ачкычларын, 1000 сум акчасын һәм 1 пакет сөтен тартып ала. 

45 яшьлек ир берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Чираттагы җинаяте өчен аңа 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм штраф яный.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Татар-информ


Нет комментариев