erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

90 яшьлек әбине буып үтергән

4 мең сум акча өчен.

Бу җан тетрәндергеч хәл Чиләбедә булган. Беренче җинаять 2018 елның декабрендә булган. Ул вакытта элек хөкем ителгән яшь ир үз әнисенең банк счетыннан 160 мең сум акча урлаган. Акчаны үз картасына күчергән һәм алар белән үзе теләнчә эш иткән.

Икенче җинаятьне ул Чиләбедә узган елның гыйнварында кылган. Ул чакта ир таныш булмаган 90 яшьлек әбинең өенә кереп, кыйммәтле әйберләр урламакчы була. Хуҗабикә ирне күргәч, ярдәмгә чакыра башлаган. Ул чакта ир пенсионерга һөҗүм иткән һәм аны буып үтергән. Арытаба ул дүрт мең сумлык милекне урлаган, җинаять эзен яшерер өчен йорттагы әйберләрне яндырган һәм чыгып качкан.

Бер атнадан соң полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган. 6 апрельдә Чиләбе өлкә суды хөкем карары чыгарган: ирне 17 елга төрмәгә утыртканнар.

Фото: pixabay.com сайтыннан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/90-yashlek-bine-buip-terg-n-211285/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X