erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Аҗаган”да арчалар беренче

Узган атнада традицион хәрби-патриотик уенның зона этабы үткәрелде. Әлеге ярышлар быел Арча районында оештырылды. План буенча зона этабына алты район командасы катнашырга тиеш иде. Тик кайбер сәбәпләр аркасында, хуҗалар белән бергә дүрт кенә команда үзара көч сынашты.

Республика этабы алдыннан уздырылучы ярышлар бик җитди һәм югары дәрәҗәдә үтте. Якын-тирә районнардан җыелган иң көчле командалар төрле хәрби-спорт ярышлары, викториналар, күнекмәләр аша үттеләр. Арча, Әтнә, Балтач һәм Яшел Үзән районыннан 56 хәрби яктан югары әзерлекле егет-кыз катнашты. Һәр командада 14әр катнашучы иде.

Чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелгән хәрби-патриотик чараның ачылу тантанасы 6нчы мәктәпнең спорт залында үтте. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, сүз район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровка бирелде. “Бүген Арчага җыелган һәр команданы да сәламлим. Узасы барлык дистанцияләрне дә уңышлы узып чыгуыгызны телим. Биредә горурланырлык яшьләр җыелган. Һәркайсыгыз көчле, җитез, максатына ирешүчән. Шушы иң көчле егет-кызлар арасыннан чынлап та җиңүгә лаек команданың беренче урынга чыгуын телим”, – дип башлады ул сүзен һәм командаларны әзерләгән укытучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Районыбызда ел саен “Аҗаган” уенын оештыруга зур өлешен керткән Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов та катнашучыларны сәламләде. “Бирегә килгәнсез икән, димәк, сез инде җиңүчеләр. Үз районнарыгызда иң көчле командаларны җиңеп, зона этабына узгансыз. Бүген районыгыз данын якларга килдегез. Сез монда ярышып кына калмыйча, бер-берегез белән танышып, хәрби тәҗрибәгез белән уртаклашасыз. Онытмагыз, без һәркайсыбыз үз илебезне яклаучы Россия гражданнары. Малаймы, кызмы, мөһим түгел. Беренче чиратта, үз илебез алдында бурычлыбыз”, – дип, бирегә килгән һәркемгә рәхмәтен әйтте ул.   

 11 төрле сынау мәктәпнең спорт һәм актлар залында, тирда, мәктәп ишегалдында, уку кабинетларында һәм “Арча” спорт мәктәбендә барды. Район этапларыннан аермалы буларак, бу ярышларда 60 метрга йөгерү, 25 метрга йөзү, атыш урыныннан яралыны алып чыгу, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә алган белемнәрне күрсәтү дә өстәлгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Һәр ярышның үз үзенчәлеге, үз тәртибе һәм кагыйдәләре бар. Уеннар башланганчы катнашучыларны алар белән таныштырдылар һәм ярышлар вакыты күрсәтелгән маршрут кәгазе бирделәр. Егет-кызлар уенның бер генә этабында сынатмаска тырышса да, һәр ярышның үз җиңүчесе ачыкланды. Россия тарихын белү, физик күнегүләрне тиешенчә башкару, дәресләрдә үзләштергән күнекмәләрне дөрес куллану ярышларында Балтач командасы иң алдынгы дип танылды. Җырлап сафта атлау, автоматны сүтеп-җыю, төз ату, граната ыргыту һәм йөзүдә арчалар иң оста булдылар. Атыш урыныннан яралыны алып чыгу уенында җиңүчеләр дип Әтнә районы командасы, ә иң тиз йөгерүчеләр һәм оста ориентлашучылар дип Яшел Үзән командасы аталды.

Шулай итеп, хәрби-патриотик уенының зона этабында җиңүче кубогын Арча командасы яулады. Икенче урында – Яшел Үзән, өченчедә Балтач һәм Әтнә районы командалары булды. Республика күләмендә безнең зонаны арчалар тәкъдим итәчәк.

Җиңүчеләргә диплом һәм кубокларны районыбызның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, хәрби комиссариатның мобилизация бүлеге җитәкчесе Азат Вахитов һәм хәрби хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчес Алия Мортазина тапшырды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре аҗаган

2
X