erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Ак калфак"лылар Гөберчәк китапханәсендә очрашты

     Гөберчәк авыл китапханәсендә “Ак калфак”лылар кабат очрашты.  2019-Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» диеп игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә «Татар халык ашлары-табын күрке”исемле кичә үткәрелде.

    Максаты :татар халкының милли ризыклары белән таныштырып, аларның төрләрен билгеләп, татар халык ашлары аша тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләү.

 Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә.   “Ак калфак” лылар татар халык ашлары белән танышуны дәвам итеп ,урама,кош теле пешерергә өйрәнделәр.

 “Ак калфак”ның  иң актив вәкиле,1 нче категорияле пешекче Шәвәлиева Энҗе Рафис кызы урама,кош теле ясау серләре белән уртаклашты. Ул безгә татар халык ашлары,этикет кагыйдәләре турында сөйләде һәм мастер- класс үткәрде.”Милли ризыклар-табын күрке”исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Һәр халыкның  үз ризыгы бар. Иген иккән татар халкы камыр ашларына һәрвакыт остәнлек биргән. Авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да сөйләштек.Алдыңгы игенчеләребезне,терлекчеләребезне барладык. Әйе, игенче хезмәте – бик кирәкле, мактаулы, җаваплы хезмәт. Хәзер илебездә ашау – эчү кытлыгы юк. Мул яшибез. Шулай да байлыкны әрәм – шәрәм итәргә, ипине аяк астында типкәләп йөртергә, аны чүп савытына салырга, ипине кадерсезләргә юл куярга беребезнең дә хакы юк икәнен безнең укучыларыбыз белеп торырга тиеш.      Һөнәрләр турында шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр,төрле биремнәрне үтәделәр.

  Кичәне ямьләп Алсу Гарипова,Рамия Салихова,Равия Минһаҗевалар татар халык җырларын башкардылар.Шулай ук балаларга милли һәм дини тәрбия бирү , халкыбызның чәй табынын әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф-гадәтләрен дә барладык. Өлкәннәребез борынгы онытыла барган татар халкының милли ризыкларын турында да сөйләп, фикерләре белән дә уртаклаштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үткәрелгән  чараның соңында, һәркем кош теле һәм урама белән чәй эчеп, фикерләрен  һәм  рәхмәтләрен җиткерделәр.

   “Ак калфак”лылар кичәдән уңай эмоцияләр ,төрле белемнәр алып кайтып киттеләр.Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшьләргә өйрәтү-безнең уртак  бурыч !

Гөлфирә Зарипова

Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X