erid:2VtzquqpS7d
Әкиятләр дөньясына сәяхәт: балалар Габдулла Тукай әсәрләре белән танышты
Арча яңалыклары

Әкиятләр дөньясына сәяхәт: балалар Габдулла Тукай әсәрләре белән танышты

Арчаның 10 балалар бакчасында «Әкиятләр көне» проекты һәм Россия халыклары телләре көне кысаларында нәниләр өчен Габдулла Тукай әкиятләренә багышланган мавыктыргыч интерактив сәяхәт оештырылды.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасы балалар бакчасы стеналарында яңадан җанланды. Нәниләр яраткан әкият геройлары белән очрашып, Тукай әсәрләренең тылсымлы дөньясына чумдылар.

Тәрбиячеләр балалар өчен кызыклы мастер-класслар әзерләгщн иде. Анда малайлар һәм кызлар үзләренең фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтте. Балалар үз куллары белән Тукайның танылган әсәрләре геройларына багышланган төрле кул эшләре һәм аппликацияләр ясадылар. Алар арасында шаян Шүрәле, серле Су анасы һәм тапкыр Былтыр образлары да бар иде.

Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт күңелле, мавыктыргыч һәм танып-белүгә бай булды. Чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр бүләк итте.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев