erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Акмаса да тама

Юллар, юллар... Кар астыннан күренмәсә дә, яз җитүгә алар бөтен “матурлыклары” белән калкып чыга. Быел аеруча

 

Кышның җылы килүе шәһәр юлларында да эзсез калмады. Күп урамнарда асфальт ватылып, чокыр-чакыр барлыкка килде. Бу хакта газетабызны укучылардан да хәбәрләр гел килеп тора. Хәер, хәбәрсез дә алар күз алдында.

Соңгы вакытларда юлчылар еш күренә башлады. Димәк, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Аларны быел кайсы урамнарда күрергә булачак? Юл төзелеше буенча Арчада нәрсәләр планлаштырыла?

Муниципаль юл фонды акчасы исәбенә башкарылачак эшләр белән танышып китик. Арча станциясендәге татар зиратына керү юлына су агып китү өчен торба салыначак һәм юлы төзекләндереләчәк. Зур урамның бер өлеше, ягъни чиркәү артындагы урам асфальтланачак. Торак пунктлар, елгаларның исемнәрен ике телдә язып, юл билгеләре кую планлаштырыла. Балаларны йөртүче мәктәп автобуслары өчен уңайлыклар тудыру да планга кергән. 2нче, 6нчы мәктәп, 5нче гимназия яннарында павильон, кереп туктау урыны, балаларны утырту өчен мәйданчык булыр, дип көтелә. Курсави, Кызыл Бистә урамнарында юл норматив хәлгә китереләчәк.

Арча стадионында велоспорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыкны асфальтлау да читтә калмаган. Бу велосипедта йөрүчеләрне сөендерер, дип уйлыйбыз. “Төньяк” бистәсендәге 27 йортка, балалар бакчасына керү юллары эшләнәчәк. 2нче, 5нче балалар бакчалары каршында машиналар кую урыны булачак. Апаз авыл җирлеге бинасы, Венета фельдшер-акушерлык пункты, Шушмабаш балалар бакчасы, Мөндеш күпфункцияле үзәге каршыларына да шундый бәхет елмаячак.

Арча–Теләче юлыннан М.Гафури урамына керү тыкрыгы, “Илком” тирәсеннән башлап өскә, ягъни М. Горький урамына таба, Фабрика урамы юлы да норматив хәлгә китереләчәк. Барлыгы 30 миллион 500 мең сумлык эш башкарылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да эшләр башкару планлаштырыла. Тынычлык урамында – 2, Банк урамыннан Бакый Урманче урамына илтүче юлга – 1, Казан Малмыж юлыннан Әмирхан урамына таба – 2, Банк урамына – 4, Күпер урамына – 2, Дуслык, Курсави, Астрономическая урамнарына берәр, шулай ук Шәрык бистәсенә керү юлына 2 ясалма тигезсезлек (юл билгеләре белән) эшләнәчәк. Хәсәншәехта Комсомол, Алга-Көектә Татарстан, Бакча, Ашабашта Комсомол, Югары Курсада Мәктәп, Носыда Татарстан урамнарында да шундый эшләр планлаштырыла.

Банк урамыннан Г.Камал урамына, Астрономическая урамыннан Энергетиклар урамына, Вагыйзовлар, Маршал Жуков, Зур урамнар буйлап  өлешчә тротуарлар ясалачак. Алар да җәяүлеләр өчен куркынычсыз хәрәкәт итүне күздә тотып башкарыла.

Булган юлларны төзекләндерү буенча да эшләр планлаштырыла. Казан–Малмыж юлыннан Березинка урамына керү юлы (Боз сарае арты), Березинка, Дорожная, Лесная урамының дүртенче тыкрыклары, Көнбатыш, Курсави, Нәкыйп Сафин, Питомникта Лесная, Төбәк-Чокырчада Ленин, Күпербашта Мичурин, Зур Бирәзәдә Җиңү урамнарының бер өлешен норматив хәлгә китерү күздә тотыла.

 

Быелга менә шулар. Аңлашылганча, артык күпкә өметләнәсе юк. Мәкальдәгечә, акмаса да тама.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X